«Без бергә бердәм»: патриотлык дәресе (12+)

24 ноябрь көнне 6 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре уртанчы сыйныф укучылары өчен «Без бергә бердәм» дигән патриотлык дәресе уздырды.

Илебез соңгы елларда рәсми рәвештә «Халыклар бердәмлеге көне» дип аталган яңа бәйрәмгә ия булды, ул хәзер ел саен 4 ноябрь көнне билгеләп үтелә. Бу көнне бәйрәм итү Россия тарихының ерак 1612 еллар вакыйгалары белән бәйле. 

Чара Россия Федерациясенең гимнын тыңлау белән башланды. Балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, «Болганчык еллар»ның кызыклы фактлары белән танышты, халыкны берләштерергә омтылучы рус геройлары – Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский, Иван Сусанин язмышлары турында белде. Рылеев шигърияте, патриотик шигырьләр яңгырады.

Кызыклы викторина балаларның белемнәрен тулыландырды. 

Поделиться: